Поздравления с новосельем на татарском языке

Поздравления с новосельем на татарском языке
 

 

Адәм баласына фарыз
Үткәрергә өч туйны:
Кызыл туйны, бәби туен,
Өченчесе— соңгы юлга
Зурлап озату туен.

Пәйгәмбәребез сөннәте—
Үткәрергә өй туен.

Яңа йортның нигезе
Корычтай ныклы булсын,
Ут-күзләрдән, явызлардан
Фәрештәләр сакласын.

Җаннарыгыз тыныч булып,
Куанычы күп булсын.
Үзегезнең нигездә
Картаю насыйп булсын.

Бәрәкәтле йорт булсын,
Дусларыгыз чын булсын.
Туганнар ныклы булсын
Дошманыгыз юк булсын.

Балалар иманлы булсын,
Күңелләре саф булсын.
Олылыйган көнегездә
Сезгә таяныч булсын.

Оныклар да сезнең өчен
Олы юаныч булсын.
Яшәгез бергә гомергә,
Амин, ул шулай булсын.

Яңа сауган җылы сөттәй,
Карашлар җылы булсын.
Бәхетегез тулы булсын,
Яңа йорт котлы булсын.
 

Запомнить наш сайт
+Добавить в закладки
Голосовые поздравления
Воздушные шарики на любые праздники